ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан сәламәтлек саклау министры пациентларның сорауларына җавап бирәчәк

17 октябрь 2018, 20:15

Марат Садыйков медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатына бәйле мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итә.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә гражданнарны кабул итәләр. Тикшерү комитеты җитәкчесе Павел Николаев белән сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков гражданнарны кабул итәчәк», – диелгән ведомство хәбәрендә.

Гражданнар белән очрашу 7 ноябрьдә Зур Кызыл урамында 39нчы йортта 9-12 сәгатьләрдә узачак.

Очрашырга килергә теләүчеләр 2018 елның 29 октябренә кадәр (843) 221-74-14 телефоны буенча языла ала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10