ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Кырым башлыгына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

17 октябрь 2018, 17:41 , Фото: архив/Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов Кырым башлыгына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады Керчь политехника көллияте ашханәсендә билгесез җайланма шартлаган.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксеновка Керчь политехника көллиятендә фаҗига белән бәйле кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

“Татарстанда Керчь политехника көллиятендә шартлау аркасында корбаннар булуы турындагы хәбәрне кайгырып һәм борчылып кабул иттеләр. Гаепсез кешеләрнең, яшьләрнең үлеме бик аяныч, республикада яшәүчеләр һәлак булучыларның гаиләләре һәм якыннары белән бергә кайгыра. Аларга безнең таяныч сүзләрен һәм зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын теләвебезне тапшыруыгызны телибез”, - диелгән телеграммада.

Россия Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, Керчь политехника көллияте ашханәсендә ачыкланмаган җайланма шартлаган. Хәзергә 13 кешенең һәлак булуы һәм иллегә якын кешенең җәрәхәт алуы, аларның күбесе яшүсмерләр булуы билгеле. Россия Тикшерү комитетының Кырым буенча Баш тикшерү идарәсе теракт факты буенча җинаять эше кузгаткан. Соңрак ул “Ике яки аннан да күбрәк кешене гомумкуркыныч ысул белән үтерү” маддәсенә алмаштырылды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10