ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Финляндиянең Россиядәге илчесе Татарстан һәм Финляндиянең бер-берсенә туры килгәнен әйтте

17 октябрь 2018, 17:13 , Фото: Рамиль Гали

Финляндиянең Россиядәге илчесе Татарстан һәм Финляндиянең бер-берсенә туры килгәнен әйтте Микко Хаутала Татарстанның бизнес-стратегия рейтингында алдынгы урында булуын билгеләп узды.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан һәм Финляндия бер-берсенә бик туры килә. Финляндиянең Россия Федерациясендәге илчесе Микко Хаутала шул фикердә. Бу хакта ул Казанның “Корстон” комплексында “Finnish Business goes Kazan 2018” эшлекле форумында әйтте.

Ул Татарстан белән хезмәттәшлекне тагы да ныгыту максаты күздә тотылганын билгеләп узды.

“Без, финнар, Татарстанда еш кунаклар, ләкин моның кадәр зур делегация белән килгән юк иде әле. Финляндиянең 50гә якын компания вәкилләрен Татарстан белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Безнең компанияләр тәкъдим итә торган эшләнмәләр кызыклы булуында шигем юк. Фин предприятиеләре ышанычлы эшлекле партнер булуы белән дан тота, продукциясе югары сыйфаты белән танылган”, - дип белдерде Микко Хаутала.

Илче финнарның тырыш булуын, узган елда аларның тулай төбәк продукты күләме 3 процентка үскәнен билгеләп узды. “Былтыр безнең экспорт 67 млрд евро тәшкил итте, бу, алдагы елга караганда, 15 процентка күбрәк”, - диде.

Микко Хаутала Татарстанның бизнес-стратегия рейтингында алдынгы урында булуын билгеләп узды. “Димәк, безнең Татарстан халкы белән икътисадны үстерүгә мөнәсәтебез охшаш. Ягъни, Татарстан һәм Финляндия бер-берсе өчен туган дип әйтергә була”, - диде. Илче Финляндиядә 100 елдан артык татар җәмәгатьчелеге оешмасы гамәлдә булганын билгеләп узды. Аның рәисе бүген делегация составында булуын әйтте.

Микко Хаутала Россиядә 900 дән артык фин компаниясе эшләвен белдерде.

Чыгышында ул Финляндиянең иң бәхетле ил булуын да әйтте. Кофе һәм мунча яратулары аркасында, фин халкының гел күтәренке кәефтә булуын билгеләп узды.

Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10