ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Финляндия бизнесы һәм капиталы белән кызыксынуын әйтте

17 октябрь 2018, 14:53 , Фото: Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Финляндия бизнесы һәм капиталы белән кызыксынуын әйтте Россия һәм Финляндиянең уңышлы компанияләре вәкилләре "Корстон"да үз предприятиеләре потенциалын күрсәтә.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанның "Корстон" комплексында "Finnish Business goes Kazan 2018” эшлекле форумы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Без фин бизнесы һәм капиталының Татарстанга керүе белән кызыксынабыз", диде. Бүген биредә Россия һәм Финляндиянең уңышлы компанияләре вәкилләре бер мәйданчыкта үз предприятиеләренең потенциалын күрсәтә. 

Чараның башында Финляндиянең Татарстанга карата кызыксынуы зур булуы, шуңа күрә чараның монда узуы әйтелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны иң элек фин телендә сәламләде. Россия Федерациясе һәм Финляндия җитәкчелегенә уртак проектларга теләктәшлек итүләре өчен рәхмәтен җиткерде. "Без фин бизнесы һәм капиталының Татарстанга керүе белән кызыксынабыз. Бу юнәлештә төрлечә ярдәм итәргә әзербез. Фикер алышу барышында эшлекле даирәләр уртак проектлар турында сөйләшерләр", - дигән ышанычын белдерде Президент. Ул Финляндия һәм Татарстанның үзара товар әйләнеше былтыр 50 процентка артканын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов төрле елларда Татарстанга Финляндиянең Хөкүмәт һәм бизнес вәкилләре килгәнен искәртте. Финляндиянең "Юит" компаниясенең республикада торак йортлар төзүен билгеләп узды. Казан һәм Хельсинки арасында туры авиарейслар гамәлдә булуын әйтте.

Бизнес-делегацияне Финляндиянең Россиядәге илчесе Микко Хаутала җитәкли. Ул форумда катнашучылар белән "Финляндиядән кайнар сәлам" дип исәнләште.

Форум программасы кысаларында, торак күчемсез милке өлкәсендәге тенденцияләр буенча ачык дискуссияләр узачак. Махсус икътисади зоналар һәм инвестицион потенциал мөмкинлекләре тәкъдим ителәчәк.

  • Форум тарихы 2011 елда башлана. Моңа кадәр чаралар Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Екатеринбургта узган. 8 ел эчендә форум үзен Финляндия- Россия хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алышу, проектлар тормышка ашыру, фин товарлары һәм хезмәтләрен сыйфатлы җитештерүчеләрне табу өчен нәтиҗәле мәйданчык итеп күрсәткән. Фин ягы үзен мәгариф, хезмәтләр секторы, экологик ноу-хау, төзелеш, сәламәтлек саклау, сәнәгать технологияләре өлкәләрендә тәкъдим итә. Шул ук вакытта бу чара финнарга Татарстанны өйрәнү мөмкинлекләре бирә.

Форум ТР Хөкүмәте ярдәме белән, Финляндия-Россия сәүдә палатасы һәм Финляндиянең Мәскәүдәге илчелеге тарафыннан оештырылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10