ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкын томан турында кисәтә

17 октябрь 2018, 15:47 , Фото: архив/Рамиль Гали

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкын томан турында кисәтә Иртәгә төнлә һәм иртән республикада һәм Казанда томан төшүе ихтимал.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада һәм башкалабыз Казанда иртәгә төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куе томан вакытында ерак юлларга чыгудан тыелып торырга кирәклеген искәртә. Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән элемтә һәм навигация чараларын алырга кирәк.

Машина йөртүчеләргә бер юлдан икенчесенә күчкәндә һәм башка машиналарны узганда хәрәкәт юлында сак булырга яисә ул адымны ясамый торырга киңәш ителәр. Трассада һәм шәһәр эчендә куркынычсыз хәрәкәт тизлеген саклау, ә юлга чыгар алдыннан автомобильнең тормоз системасы төзеклеген тикшерү хәерле булыр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10