ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов "Казан-Экспо" үзәген "Юллар-2018" күргәзмәсе белән бергә ачты

17 октябрь 2018, 11:07 , Фото: архив tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов "Казан-Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә" Татарстанда беренче тапкыр Халыкара махсуслашкан "Юллар-2018" күргәзмәсе ачылды.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова).  Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов “Казан” аэропорты янындагы "Казан-Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә Халыкара махсуслашкан "Юллар-2018" күргәзмәсен ачуда катнашты.

"Юллар - 2018" халыкара махсуслашкан күргәзмә 18 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Транспорт өлкәсендәге әлеге вакыйга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Транспорт министрлыгы һәм "Росавтодор" федераль юллар агентлыгы ярдәме белән уза.

Әлеге күргәзмә алдынгы тәҗрибәне уртаклашу, юл хуҗалыгы  һәм транспорт инфраструктурасы өлкәсендәне соңгы казанышларны уртаклашырга ярдәм итә.

"Бу күргәзмә тугызынчы тапкыр үткәрелә. Ул быел беренче тапкыр Мәскәүдән Казанга күчте. Шуның белән мин Татарстан Президентын да, аның халкын да кайнар котлыйм. Юллар хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр -  көн саен тырышып хезмәт куючылар. Без юлларны машиналар өчен түгел, кешеләр өчен төзибез. Аның торышы ничек - бу бездән тора. Мин сезгә алдагы эшчәнлегегездә дә уңышлар телим", - диде РФ Дәүләт Советы секретаре, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин.

Мәскәү кунагыннан соң сүзне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алды. "Әлеге мөһим вакыйганың бездә узуына без чиксез шат. Без "Юллар - 2018" күргәзмәсе белән бергә "Казан-Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәген дә ачабыз. Әлеге үзәк "Ворлдскиллс" дөнья чемпионатын уздыру өчен төзелде. Бүгенге күргәзмә - Чемпионат алдыннан яхшы үрнәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Казан-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге 75,4 кв.м мәйданны тәшкил итә. Комплекс өч күргәзмә павильоныннан тора. Ул аэропорт һәм аэроэкспрес станциясе белән тоташкан. "Казан-Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге 3 мең урынлык конгресслар залы, 30-500 кеше сыйдырышлы 35 трансформер-зал, парковка урыны һәм туклану зоналарын үз эченә ала.

2019 елда «Казан-Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге «Ворлдскиллс» стандартлары буенча профессионал осталыкның 45нче дөнья чемпионатын кабул итәчәк. «Казан-Экспо» территориясендә, Чемпионат өчен  вакытлыча өстәмә корылмалар төзелүе дә күздә тотыла
 
«Казан-Экспо» төзелеше Татарстан Республикасында күргәзмә һәм эшлекле инфраструктураның яңа этабын башлады. Комплексның инфраструктур мөмкинлекләре биредә халыкара дәрәҗәдәге күргәзмәләр, конгресс, конференция,  фестиваль һәм концертлар үткәрергә ярдәм итә.
 
  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10