ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Казан егетләре” төркеме егетләре сәламәтлекләре чикле балалар янында кунакта булды

17 октябрь 2018, 02:00 , Фото: bavly-tat.ru/news/kөn-temasyi/kazan-egetlre-shatlyk-balalary-beln-ochrashty-1539686681

“Казан егетләре” төркеме егетләре сәламәтлекләре чикле балалар янында кунакта булды Аннары балалар артистларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

(Баулы, 17 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Айгөл Хөсәенова). Баулының “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә кызыклы очрашу узды. “Казан егетләре” төркеме егетләре сәламәтлекләре чикле балалар янына кунакка килде, дип яза җирле басма.

Башта егетләр үзләре турында сөйләделәр. Төркем “Казан егетләре” дип аталса да, алар барысы да гади авыл егетләре.

Үзәк директоры Зөлфия Ганиева кунакларны үзәк белән таныштырды.

Аннары балалар артистларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Азнакай егете Ислам Шәйдуллин артистларны якыннан күрүгә аеруча шат иде. Ул сәламәтләндерү үзәгенә күптәннән йөри. Үзе дә җырларга ярата, бәйрәмнәрдә чыгыш ясый.

Артистлар кечкенә тамашачыларга матур җырларын бүләк иттеләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10