ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Көзге чакырылышта Зәй районыннан 72 егет армия сафларына алына

17 октябрь 2018, 09:00 , Фото: zainsk-rt.ru/news/tema-dnya/zy-rayony-bashlygy-armiyag-alynuchylar-komissiyase-utyryshynda

Көзге чакырылышта Зәй районыннан 72 егет армия сафларына алына Район башлыгы Разиф Кәримов әлеге комиссиянең рәисе буларак, һәр армиягә алынучы белән шәхсән үзе әңгәмә корды.

(Зәй, 17 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары",  Рәзимә Кашапова). Зәйдә армиягә алынучылар комиссиясе утырышы үткәрелде, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Разиф Кәримов әлеге комиссиянең рәисе буларак, һәр армиягә алынучы белән (алар медицина тикшерүе узганнар инде) шәхсән үзе әңгәмә корды, сораулар, киңәшләр бирде. Ул егетләргә армия хезмәтен яхшы узып, кире районга әйләнеп кайтуларын теләде. Комиссия һәр армиягә алынучының делосын карап, карар чыгарды. Көзге чакырылышта районнан 72 егет армия сафларына алына. Беренче чакырылыш - 22 октябрьдә, соңгысы исә 17 декабрьдә булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10