ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Менделеевск районының бер мәктәбендә 3 миллион сумлык спорт мәйданчыгы төзелгән

17 октябрь 2018, 05:00 , Фото: mendeleevskyi.ru/news/sporttat/bired-sport-beln-shgyllnchklr

Менделеевск районының бер мәктәбендә 3 миллион сумлык спорт мәйданчыгы төзелгән Хәзер укучылар уңайлы шартларда физкультура дәресләрен үткәрә һәм спорт сәләтләрен күрсәтә алачаклар.

(Менделеевск, 17 октябрь, "Татар-информ", "Менделеевск яңалыклары", Анжела Райсян). Менделеевскиның 4 нче мәктәптәбендә  “Спорт мәйданчыкларын төзү һәм блоклы модульле чаңгы базасы корылмасы” республика программасы буенча спорт мәйданчыгы ачтылар, дип яза җирле басма.

Беренчеләрдән булып спорт объектының уңайлыкларын укучылар бәяләделәр.

Эшләр республика программасы буенча өч миллион сумнан артыкка башкарылды.

Мәйданчык территориясе махсус челтәр белән киртәләнгән, ә өстенә газон җәелгән. Биредә физик культура дәресләре, футбол буенча балаларның күнекмәләре узачак.

Истәлекле вакыйга белән укучыларны һәм педагогик коллективны район башлыгы Валерий Чершинцев котлады. Мәктәп директоры Луиза Хәбибуллинага ул спорт кирәк-яраклары бүләк итте, мәйданчыкта уңышлы эш башлануын һәм спорт җиңүләре теләде.

Хәзер укучылар уңайлы шартларда физкультура дәресләрен үткәрә һәм спорт сәләтләрен күрсәтә алачаклар. Мәйданчык ачылган көндә укучылар район башлыгы Валерий Чершинцев белән футбол капкасына беренче символик тупны керттеләр, шуның белән спорт мәйданчыгында уеннар башланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10