ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чистай фермеры 1,5 миллион сум грант алган

17 октябрь 2018, 06:00 , Фото: chistopol-rt.ru/news/avyil-huҗalyigyi/esh-bashlauchy-fermer-yashelch-ster-beln-shgyllnchk

Чистай фермеры 1,5 миллион сум грант алган Ул "Татарстанда эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" программасы буенча грантка ия булган.

(Чистай, 17 октябрь, "Татар-информ", "Чистай-информ", Гөлгенә Сафиуллина). Чистай районыннан Җәгъфәр Гыйззәтуллин "Татарстанда эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" программасы буенча грант алган. Грант - 1,5 миллион сум, дип яза җирле басма.

Җәгъфәр Зиннур улы Дүрт Өйле авылында туып-үскән. Балачактан ук әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм иткән, физик эштән курыкмыйча үскән. Казан авыл хуҗалыгы институтын «Механик» белгечлеге буенча тәмамлаган. Төрле вазифаларда эшләгән, әмма һәрвакыт аның эшчәнлеге җир, авыл хуҗалыгы белән бәйле булган.

- Үземнең фермер хуҗалыгын булдыру идеясы белән күптән яшим, әмма моңарчы эшкә тәвәкәлләп тотынырга җөрьәт итми идем. Бервакыт башка фермерлар белән аралашканда бу темага сөйләшеп киттек һәм алар миңа этәргеч бирделәр. Шулай, агымдагы елның февралендә без үз крестьян (фермер) хуҗалыгыбызны ачтык, – ди Җәгъфәр Зиннур улы. – Аны рәсмиләштерүгә документлар әзерләгәндә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре миңа өйрәнү узарга һәм грант ярдәме программасында катнашырга тәкъдим иттеләр. Казанда өч ай укыдым. Барлык документларны әзерләп һәм бизнес-план төзеп, мин грант ярдәменә заявка тапшырдым.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10