ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәтнең Яшьләр бистәсендә ремонттан соң мәдәният йортын ачтылар

17 октябрь 2018, 08:00 , Фото: almet-rt.ru/news/kөn-temasyi/bgen-yashlr-bistsend-zur-byrm-fotolar

Әлмәтнең Яшьләр бистәсендә ремонттан соң мәдәният йортын ачтылар Капиталь ремонтка 15 миллион сумнан артыклык акча сарыф ителгән.

(Әлмәт, 17 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Республиканың «Авыл клублары» программасы һәм «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты буенча уздырылган капиталь ремонттан соң Яшьләр бистәсендәге клубны танырлык та түгел. Бистә халкының шатлыгын уртаклашырга Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм министрлыклар вәкилләре дә килгән иде, дип яза җирле басма.

Яшьләр бистәсендә авыл Советын, музей, картиналар галереясын, китапханәне һәм ирекле янгын отрядын үзенә сыендырган клуб бинасы соңгы елларда җимерелә башлаган иде инде. 1988 нче елларда ук кулланылышка тапшырылган клубка бер тапкыр да ремонт ясалмаган булган. Агымдагы елның мартында монда да капиталь ремонт башланды. Бу максатларга республика бюджетыннан 15 миллион сумнан артыклык акча бүлеп бирелде. Быел әлеге мәдәният учагына нигез салынуга 30 ел тула. Яшьләр бистәсе халкы туган көнгә бүген саллы бүләк алды. Кунаклар башта ике катлы бинаны карап, ремонтка бәя биреп чыкты.

– Бу клуб кына түгел, иҗтимагый үзәк дияр идем. 2017 елда февральдә җыен вакытында сез клубка ремонт кирәклеген күтәреп чыккан идегез. Ул чакта туңып утырган идек. Республика программасы һәм нефтьчеләр ярдәмендә клуб танымаслык булып үзгәрде. Авылда 500 дән артык кеше яши. Алда авыл хуҗалыгын, фермерлыкны үстерү бурычы тора, – диде район башлыгы Айрат Хәйруллин.

Ул Дәүләт Советы рәисенә бюджетта авылларның социаль үсешенә каралган сумманың кыскармавы өчен рәхмәтен дә җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшин да авылларның әһәмиятен билгеләп үтте. Авыллар – безнең иң яхшы традицияләрне, гореф-гадәтләрне, телләрне саклаучы. Республика бюджетыннан финансланучы 30 дан артык программа эчендә авылларга кагылышлылары да күп.

Яшьләр бистәсе клубына Фәрит Хәйруллович музыка аппратурасы алуга 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Җыр-бию белән ачылган клубта бәйрәм озак дәвам итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10