ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чирмешән районының Иске Үтәмеш үзешчәннәре 100 мең сум грант отканнар

17 октябрь 2018, 07:00 , Фото: Кадрия Гамирова

Чирмешән районының Иске Үтәмеш үзешчәннәре 100 мең сум грант отканнар Мәдәният хезмәткәрләре грант акчасына “Хыял” ансамбле ир-егетләренә сәхнә костюмнары һәм музыкаль аппаратура алырга ниятлиләр.

(Чирмешән, 17 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова).Казан мәдәният институтында узган “Этномириада” Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивалендә Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортының “Хыял” ансамбле да үз талантын күрсәткән, дип яза җирле басма.

Төрле тармакларда эшләүче үзешчән артистларның чыгышы жюри күңеленә хуш килгән һәм алар беренче урынга ия булганнар. Шушы авыл мәдәният йорты ТР Мәдәният министрлыгы уздырган бәйгедә, “Иң яхшы мәдәният учреждениесе” номинациясендә 100 мең сум грант откан. Ел дәвамында төрле бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннарга ирешкән коллектив шундый бүләккә ия булган. Мәдәният хезмәткәрләре грант акчасына “Хыял” ансамбле ир-егетләренә сәхнә костюмнары һәм музыкаль аппаратура алырга ниятлиләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10