ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Васил Шәйхразиев: “Кем соң син, татар булмасаң?!”

16 октябрь 2018, 08:58 , Фото: Рамил Гали

Васил Шәйхразиев: “Кем соң син, татар булмасаң?!” Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән әңгәмә.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы юлламасында Бөтендөнья татар конгрессы алдында бурычлар билгеләде. Аерым алганда, татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү максаты куелды. Бу стратегиянең нәрсәдән гыйбарәт булачагы һәм ничек тормышка ашыралачагы турында Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән сөйләштек.

- Васил Гаязович, Президент үзенең еллык юлламасында татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын куйды. Без беләбез: сез Милли Шура рәисе булып билгеләгәннән бирле стратегияне булдыру һәм аны тормышка ашыру юнәлешендә эш алып барасыз. Һәм бер ел элек без, сезнең белән әңгәмә вакытында, бу мәсьәлә буенча да сөйләшкән идек. Бу юнәлештә хәзер эш ничек бара? Татар халкының үсеш стратегиясен билгеләү эше ничек оештырылачак?

- Әйе, 2017 елда, Милли Шура рәисе итеп сайлаганнан соң, иң беренче итеп, Башкарма комитет каршында “Безгә стратегиякирәк” дигән бурыч куйган идем. Иң беренче без аны Башкарма комитет эше буенча стратегия дип уйладык. Ә быел инде, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов үзенең юлламасында бөтен татарларның стратегиясе кирәклеге турында әйтте. Бу эшне ул Бөтендөнья татар конгрессына йөкләде.

Стратегия Президентыбыз куйган бурычларга нигезләнеп төзеләчәк. Шуңа карап, үзебезнең эшне башлап җибәрдек.

“Стратегиядә дөньядагы 10 миллион татарның һәрберсенең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк”

Стратегия Татарстанның 100 еллыгына төбәлгән булырга тиеш, материалны узган гасырның 90 нчы еллар башыннан тупларга, аның өчен дөнья буйлап сибелгән татарларның мәнфәгатьләрен дә карарга кирәк. Дөньяда 10 миллионлап татар яши, әлеге документ аларның һәрберсенә барып җитәргә тиеш.

Монда социологик аспект, халыкның фикере, галимнәр эше, шәхесләрнең тәкъдимнәре, Татарстан, Рәсәй, дөнья күләмендәге аларисәпкә алыначак. Без түгәрәк өстәлләрдә бу хакта сүз алып барабыз инде. Җәмәгатьчелек тә стратегия төзүдә катнашырга теләк белдерәләр һәм киңәшләр биреп торалар. Без бөтен материалны, тәкъдимнәрне, фикерләрне бергә конгресс бинасында туплыйбыз. Бөтендөня татар конгрессының рәсми сайтында бер бит ачтык, һәм стратегиягә булган бөтен сораулар, тәкъдимнәр, утырышлар, түгәрәк өстәлләрдән язмаларны шунда урнаштырып барабыз. Бу юнәлештә эш башланды инде. Монда барлык тәкъдимнәр дә кабул ителә. Теләгән һәркем рәхим итсен.

Без җитәкчеләргә, халкыбызга мөрәҗәгать итәбез: килегез, күрсәтегез, фикерләшегез, тәкъдимнәр җиткерегез. Әйдәгез, стратегияне бергә языйк! Без бер команда - зур, ун миллионлык команда булып, бергәләп тормышка ашырыйк.

Татар халкының үсеш стратегиясен булдыруны без өч чорга бүләбез. Беренчесе – кыска вакыт өчен, ягъни 2020 нче елга кадәр булган вакыт. Ул Татарстанның 100 еллыгына әзер булырга тиеш, Универсиада үткәрү булсынмы ул, сабантуйлар, чемпионатлармы, башка чаралармы, шул тарихны без тупларга тиеш. Без чараларны үткәргәндә һәрвакыт Татарстанга, татар халкына йогынтысын, файдасын уйлыйбыз. Анда күп кенә әйберләрне язып калдырырга кирәк. Бу беренче юнәлеш.

Икенчесе – планнар уртача вакытка, 2030 елларга кадәр булырга тиеш. Чөнки 2020-2030 еллар аралыгында – ун ел вакыт бар. Ун ел ул тарих күзлегеннән күп түгел кебек, нибары ике бишьеллык. Ләкин бүгенге интернет, технологияләр заманында ун ел безнең өчен күп вакыт. Кичә әле хыялланган әйбер бүген иртә белән тормышка аша.

Һәм өченчесе – озакка, 2050 елга кадәр.

Стратегиянең төп максаты –татар халкын берләштерү. Күпләр, аның шигаре – “Без татарлар!” булырга тиеш, диләр.Син татарча сөйләшә беләсеңме, яза беләсеңме, укый беләсеңме, уйлый беләсеңме, фикер йөртә беләсеңме – син татар. Татарча сөйләшә алмыйсың, ләкин рухың белән син татар икән – син татар!

Монда дини юнәлешләрне дә исәпкә алырга кирәк. Безнең татарлар арасында мөселманнар да бар, мөселман булмаганнар да бар, атеистлар да бар. Татар халкының үсеш стратегиясе диндәгеләрне дә, диндә булмаганнарны да берләштерергә тиеш. Шуңа күрә без аны бөтен яклап карарга тиеш.

Һәм тагын шунысын да әйтергә кирәк – стратегияне Татарстанда яшәүчеләр өчен генә түгел, Рәсәйдә, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар өчен дә билгеләргә кирәк. Ләкин төрле җирдә төрле мөмкинлекләр барын исәпкә алу мөһим. Татарстанда вазгыять уңай: безнең ике дәүләт теле турында республика законыбыз бар, монда төпләп, ныклап эшләргә кирәк. Читтә яшәүче татарлар Казанны Татарстанны тарихи башкалабыз, туган як дип саный, шуңа күрә бөтен әйбер монда булырга тиеш, диләр. Рәсәй күләмендә төрле субъектларда төрле мөнәсәбәт, ләкин Рәсәй законы бар, шуңа таянырга кирәк. Дөнья күләмендә, чит илләрдә дә вазгыять төрле, ләкин күп кенә илләрдә татарларны һәрвакытта да хуплыйлар.

“Хәзер без стратегиянең каркасын әзерлибез”

Хәзер без, тәкъдимнәр, фикерләр туплап, стратегиянең каркасын әзерлибез.

Әлбәттә, аның төп нигезе – тел. Тел белүдә гаилә үзәктә булырга тиеш. Әгәр дә ана телен, гаиләңдә татарча сөйләшеп, балаңа бирсәң, җиңелрәк була, дибез.

Аннан соң– дәүләт, чөнки безгә татар телле балалар бакчалары, мәктәпләр, милли университет кирәк, безгә ана телендә китаплар чыгарырга кирәк, мультфильмнар кирәк. Телевидениедә, радиода төрле тапшырулар булырга тиеш. Бу инде дәүләт эше.

Монда министрлыкларның әһәмиятен дә исәпкә алу кирәк. Әйтик, мәдәният министрлыгы. Әгәр безнең композиторларыбыз, артистларыбыз, биючеләребез, концертларыбыз, театрларыбыз булмаса, мәдәниятне халыкка ничек җиткерергә соң? Халык мәдәният министрлыгы үткәргән проектларны күзәтеп, мәдәни үрнәкләрне, фольклорны балаларына, оныкларына тапшыра килә. Халыкның андый мөмкинлеге булырга тиеш. Халкыбызга милли киемнәрне дә, милли ризыкларны, үзебезнең бәлешләрне, гөбәдияләрне, өчпочмакларны танытырга кирәк.Спортны да онытырга ярамый: көрәш, ат чабышлары, кул көрәштерү бар - алар бит бездән чыкканнар төрләр.

Димәк, таяну нокталары барлыкка килә: гаилә, дәүләт һәм җәмгыять.

“Без һавадагы чыпчыкларга пушкадан атабызмы, әллә һәр сум халыкка файда китерәме?”

Әлбәттә, монда финанс мәсьәләсе дә калкып чыга. Күп кенә чараларны үткәрү һәм телне саклап калу өчен, алга алып барыр өчен финанс кирәк. Без китаплар да язабыз, кинолар да төшерәбез. Бу финансларны барлап,алар дөрес сарыф ителәме икәнлеген дә аңларга кирәк. Без һавадагы чыпчыкларга пушкалар белән атабызмы яки безнең бюджеттан барган һәр сумыбыз халыкның телен, рухын сакларга һәм ныгытырга ярдәм итәме? Әгәр дә инде шушыларны тикшергәннән соң безгә финанслар җитми дигән фикергә киләбез икән, алга таба карарбыз.

“Без бу документны киләсе елга Республика көненә кадәр кабул итәргә тиеш”

Без бу документны киләсе елга республика көненә кадәр кабул итәргә тиеш. Аның калынлыгы турында хәзер күп сүзләр йөри: кемдер аны бер генә битле булырга тиеш дип исәпли, кемдер 500 битле булырга тиеш ди. Тәкъдим-киңәшләр җыелгач, без оптималь күләмен билгеләрбез.

Һәм иң мөһиме (минем сезгә аны әйткән юк әле, сер итеп кенә әйтәм) - аның атамасы нинди булырга тиеш. Исеменә карап җисеме билгеләнә. Шуңа күрә без халык арасында конкурс та игълан итәрбез әле. Татар халкының йөрәгенә үтеп керә торган кыска гына җөмләле шигарь дә булырга мөмкин ул.Халык безгә ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

- Без һәрвакытта да ачык. Шуңа яшьләр дә, олылар да, урта буын да, хатын-кызлар, егетләр дә тәкъдимнәрен җиткерә ала. Без көтәбез.

“Пессимист булу безгә ярдәм итмәячәк”

- Васил Гаязович, сез бу вазифага керешкәннән соң, күп вакытыгызны һәр төбәктәге диярлек татарлар белән очрашуга сарыф иттегез, чит илләргә дә чыгып татарлар белән очраштыгыз. Һәм сезнең шәхси фикерегезне беләсе килә. Ярый, бу стратегияне булдырдык ди. Аны тормышка ашыру өчен татар халкында потенциал бармы соң? Сез ничек уйлыйсыз?

- Потенциал бар. Моның буенча баш ватып, вакытны юкка үткәреп сөйләшеп утырырга да кирәкми. Безнең халык рухи яктан нык көчле.

ЮНЕСКО мәгълүматларына күз салсак, көннән-көн ничәмә-ничә телнең югалганын белеп була. Әмма пессимист булу безгә ярдәм итмәячәк. Алай ярамый.

Миңа кайчак әйтәләр: “Ә татар теле миңа нәрсә бирә?” диләр. Иң гади җавап – бу синең әниең теле! Әниең сине дөньяга китергән, син нинди мәгънәсез сорау бирәсең?! Бу әниең теле, әниләрне сайламыйлар! Менә шулай әкренләп аңлатырбыз. Аллаһ бирса, минем уйлавымча,бу халкыбызга файдалы документ булачак. Һәм моңа тотынып без алга барачакбыз, эшләячәкбез.

Ә инде татарлар янына сәфәр кылуларга килгәндә,бер сүз өстәр идем. Мин вазифам буенча Татарстанның премьер-министры урынбасары. Бүген Татарстан Рәсәй күләмендә иң алда баручы регионнарның берсе. Безнең Татарстанга, безнең җитәкчеләребезгә бөтен өлкәләрдә дә бик уңай, хөрмәт белән карыйлар. Һәм күп кенә җирләрдә мин иң беренче төбәк җитәкчесе белән очрашам. Үзем белән төбәктәге татар автономиясе җитәкчеләрен алып керәм. Беренчедән, бу татар оешмалары өчен бәләкәй генә имтихан. Мин карап торам: аларның авторитетлары бармы, алар үзләре торган җирдә хакимият белән ничек эшлиләр, нинди сораулар күтәрәләр, эшләрлекме алар, кабул итәләрме аларны. Эшләми торган җитәкчеләр өчен бу авыр сынау. Мин әйтәм: “Ничек инде алай? Сезне белмиләр дә, кабул да итмиләр, тыңламыйлар да. Ә сез бездә йөрисез”, - дим. Икенчедән, мин җитәкчеләргә Татарстан белән өлкәләр арасындагы килешүләрне аңлатам. Шуңа таянып эшләү мөмкинлекләрен барлыйбыз.

Мәсәлән, минем соңгы сәфәрем Сыктывкарга булды. Коми өлкәсендә без татарларның алтынчы съезд үткәрдек, , аның эшендә Коми башлыгы хакимиятенең аппарат җитәкчесе катнашты. Башлык исеменнән съездны ачып җибәргәндә сәлам хаты укыды. Анда Дәүләт Советы рәисенең урынбасары, милләт эшләре буенча министр килде. Залда бөтен шәһәрләрдән, муниципалитетлардан Коми өлкәсеннән җыелган делегатлар иде, барысы йөзләп кеше. Менә бу бит авторитет!

“Кемдер аңлап эшли, кемдер милли проектларның әһәмиятен аңлап бетерми”

- Бу стратегия нигезендә нинди дә булса проектлар эшләнәчәк дип аңлыйм. Чөнки ул стратегияне тормышка ашыру өчен проектлар кирәк. Бүгенге көндә татар конгрессы күп кенә проектларны инде башкара. Мәсәлән, якын арада “Татарча диктант” һәм “Татар кызы” үтәчәк. Татарча диктант, белүебезчә, быел аеруча масштаблы уза: бөтен дөньяда 300 гә якын урында татарча диктант язачаклар. Ә инде “Татар кызы” проекты сез Милли Шурага килгәннән соң бөтенләй яңа дәрәҗә, халыкара статус алды, ул Казанның иң зур биналарының берсендә чын бәйрәм рәвешендә узачак, сез аңа катгый таләпләр куйдыгыз. Шушы ике проектыгыз үсеше турында да сөйләшәсе килә. Быел сез бу проектларның барышыннан канәгатьме?

- Команда бик матур эшли. Ләкин бу бит дөнья масштабында: кемдер бик актив эшли, кемдер эшләми, кемдер әле эшкә кереп китә алмаган. Мәсәлән, татарча диктант һәрбер өлкәдә, шәһәрдә, автономиядә, безнең үзәкләрдә үтәргә тиеш. Кайберәүләрисә: “Безгә ул кызык түгел”, - ди. Кайберәүләрбу проектның әһәмиятен йөрәкләре аша үткәрмәгәннәр. Ә кемдер инде беренче көннән үк йөгереп эшлиләр. Татарча диктант татар халкы өчен кирәк! Без бу эшне аларның бурычы итеп күрәбез.. Былтыр татарча диктанттан соң мин һәрбер автономия җитәкчесенә язып җибәрдем: “Киләсе елга без татарча диктанты икенче форматта үткәрәбез. Сыйфаты ягыннан һәм сан ягыннан ул дәрәҗәле булырга тиеш. Шуңа күрә әзер булып торыгыз, эшләгез, әзерләгез”, - дидем.

Татарча диктант елдан-ел зуррак күләмдә үтәргә тиеш.Әгәр дә без ун миллион татар икән, һәркем аны язарга тиеш. Менә шул вакытта “Мин канәгать” дип әйтә алачакмын. Башта билгесенә карамабыз, башта санны арттырырга кирәк. Аннары, шул санга җиткәч, сыйфатына карарбыз. Безгә “икеле” кирәк түгел, “өчле”дәүләт билгесе булса да, безне матурламый. Безгә “дүрт” белән “бишле” кирәк.

“Татар кызы”да безнең өчен бик мөһим проект. Без һәрвакыт ике гыйбарәгә таянабыз. Беренчесе - “Оҗмах әниләрнең аяк астында”. Икенчесе – “татар тәрбиясе” дигән төшенчә. Татар кызлары, киленнәре, хатыннары, әниләре һәрвакытта да чиста, пөхтә, гаиләле, мәхәббәтле. Шушы бәйге аша үзебезнең тәрбияне күрсәтәсебез килә. Татар кызларының тәрбияле, акыллы, чибәр, гүзәл, телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны белә һәм хөрмәтли, җыр-моңнарын аңлый торган кызлар икәнне күрсәтәсе килә.

Быел “Татар кызы” бәйгесенең форматы бераз үзгәрде. Ел саен финалга 12 генә кыз чыга иде, быел 14 кыз булачак. 14 енең дә беренче урын алырга мөмкинлекләре бар. Мин берничә өлкәдә зона бәйгеләрен карадым.

Бу бәйгене дөнья күләмендә үткәрә башлаганнан бирле, без стратегиянең бер пунктын үти барабыз. Чөнки без үзебезнең татар кызларына тәрбия бирәбез. Татарча диктант та стратегиянең тагын бер пункты. Бу диктант булганда, син татарча яза, укый, фикерли, аңлый белергә, хата ясамаска тиеш дигән сүз. Бу көчле мотивация.

- Бу арада гына тагын нинди проектларга өстенлек бирәчәксез? Нинди проектларның потенциалы хәзер үк бар дип саныйсыз?

- Хәзер массакүләм чаралар белән эшне киңәйтү юнәлешендә эшлибез. Әле күптән түгел генә татарча яза торган чараларның мөхәррирләре белән очрашып бурычлар куйдык. Ноябрь азакларында бөтен өлкәләрдән татарлар тормышын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләрне җыеп киңәшмә уздырырга телибез. Кемдер фейсбукта утыра, кемдер инстаграмда, кемдер сайт алып бара, кемнеңдер гәзитләре-журналларда эшли. Без шуларны, бер төркем итеп, конгресс белән бергәләп,эшне зур пирамида рәвешендә төзисебез килә. Безнең иң зур хыялларыбызның берсе - татар кешесе, кайда гына яшәмәсен, иртә белән уянгансың иң беренче безнең сайтка кереп, татар дөньясында нәрсә булды икән дип кызыксыксын, укысын иде дибез.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10