ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстан студентлары Вьетнамда белем алачак

16 октябрь 2018, 21:50 , Фото: mon.tatarstan.ru

Татарстан студентлары Вьетнамда белем алачак Татарстан Мәгариф һәм фән министры Вьетнам Республикасы делегациясен кабул итте.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан студентлары һәм укытучылары Вьетнам Социалистик Республикасына барып белемнәрен арттырачак. Татарстан мәгариф һәм фән министрының Вьетнам делегациясе белән очрашуында шул хакта сүз булды. Бу турыда министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итә.

Рафис Борһановның Вьетнам делегациясе белән очрашуы Мәгариф һәм фән министрлыгында узды. Чит ил делегациясе Казанга Кьензянг провинциясе Халык комитеты рәисе Фам ВУ Хонг җитәкчелегендә килгән. Яклар мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек булдыру, аерым алганда студентлар һәм укытучылар алмашу турында сөйләштеләр. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10