ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан консерваториясендә София Гобәйдуллинаның туган көнен концерт белән билгеләп үтәләр

16 октябрь 2018, 21:27 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Казан консерваториясендә София Гобәйдуллинаның туган көнен концерт белән билгеләп үтәләр "Хатын-кыз күңеле" дигән концертта башка хатын-кыз композиторларның да әсәрләре дә яңгыраячак.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). 24 октябрьдә 18.00 сәгатьтә Казан консерваториясенең Рахманинов залында “Хатын-кыз күңеле” дип аталган концерт була. Концерт София Гобәйдулинаның туган көненә багышлана. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Заманча музыка үзәге күп еллар дәвамында мәшһүр композитор София (Сания) Әсгать кызы Гобәйдуллинаның туган көнен концерт белән билгеләп үтә. Быел аңа 87 яшь тула. Әлеге концерт Нәҗип Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе белән бергә әзерләнә.

Концерт программасында София Гобәйдулина көйләреннән тыш, композиторлар Галина Уствольская, Елена Фирсова һәм Кайя Саариахоның әсәрләре яңгыраячак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10