ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Роман Шәйхетдинов Татарстан халкына түрәләр алдына бурычлар куярга тәкъдим итте

16 октябрь 2018, 18:45 , Фото: Рамиль Гали/архив

Роман Шәйхетдинов Татарстан халкына түрәләр алдына бурычлар куярга тәкъдим итте
 Республикада “Татарстан хезмәтләре” кушымтасыннан файдаланучылар җәмәгать сораштыруларында катнаша ала.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). 2019 елга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре өчен өстенлекле максат һәм бурычларны “Татарстан хезмәтләре” мобиль кушымтасыннан файдаланучылар билгели ала. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

“Алдагы планнарда, халыктан сораштырып, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының 2019 елга өстенлекле максат һәм бурычларын билгеләү өчен сервис куллану күздә тотыла. Республиканың һәр кешесе әлеге сораштыру кысаларында кимчелекләрне һәм үз тәкъдимнәрен җитерә алачак”, - дип аңлатты министр.

Быел “Татарстан хезмәтләре” мобиль кушымтасында иҗтимагый киңлекләрне уңайлы итү һәм телетапшырулар буенча, шулай ук төбәктә эшлекле мохитне билгеләүгә юнәлдерелгән сораштырулар булды инде. Хәзерге вакытта Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгындагы коллегалары белән бергә чираттагы сораштыруларны әзерлиләр.

“Сораштыруларда электрон сервиста теркәлгән һәр Татарстан кешесе катнаша ала. Үзегезнең гражданлык карашыгызны күрсәтү мөмкинлеген югалтмагыз, үз фикерегез белән уртаклашыгыз”, - диде Роман Шәйхетдинов,  республика халкына мөрәҗәгать итеп.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10