ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан республиканың промысел геофизикасына нигез салган Өлфәт Мәганов белән хушлаша

16 октябрь 2018, 18:09 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Татарстан республиканың промысел геофизикасына нигез салган Өлфәт Мәганов белән хушлаша
 Татарстан җитәкчеләре, СССРның, ТАССРның һәм Россиянең атказанган нефтьчесе вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклаша.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан промысел геофизикасына нигез салган талантлы җитәкче - “Татнефть” генераль директоры Наил Мәгановның әтисе Өлфәт Мәганов - 15 октябрьдә, 90 яшьлек юбилеена бер ай кала, вафат булды.

Өлфәт Мәганов 1928 елның 13 ноябрендә Башкортстанның Шаран районында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1948 елда “Татнефтегеофизика” җитештерү берләшмәсендә Татар промысел-геофизика экспедициясендә башлый. 7 ел эчендә ул биредә техник-оператордан геофизика партиясе җитәкчесенә кадәр күтәрелә.

1955 елда Мәганов Әлмәт ВЛКСМ шәһәр комитетының беренче секретаре итеп сайлана. 1957 елда “Татнефтегеофизика” җитештерү берләшмәсенә әйләнеп кайта һәм Губкин исемендәге Мәскәү нефтехимия сәнәгате институтына укырга керә.

1964 елда Мәганов баш инженер итеп билгеләнә. 1978 елдан башлап егерме ел дәвамында Әлмәт геофизика эшләре идарәсен җитәкли.

Өлфәт Мәганов Татарстанда каротаж тикшеренүләргә нигез салуга зур өлеш кертә, җитмешенче елларда үзе җиде горизонталь скважинада тикшеренүләр алып бара.

Өлфәт Мәганов илнең нефть, газ тармагындагы нәтиҗәле тырыш хезмәте һәм казанышлары өчен “Почет билгесе”, Дуслык ордены, “1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәт өчен” медале һәм башка бүләкләргә лаек була.

“Өлфәт Мәганов зур хөрмәткә ия кеше булды. Профессиональ һәм зирәк, энергияле, үз эшенә бирелгән кеше булуы белән аерылып торды ул. Катлаулы һәм зур эшләрне оста башкарды. Өлфәт Мәганов кыю новатор, талантлы җитәкче һәм оештыручы буларак безнең күңелләрдә калачак”, - диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан вице-премьеры – Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Татнефть”нең элеккеге җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шәфәгат Тәхаутдинов, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Россиянең һәм Татарстанның атказанган геологы Ренат Мөслимов кул куйган кайгынамәдә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10