ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Туниска хезмәттәшлектә яңа мөмкинлекләрне ачыкларга килүен әйтте

16 октябрь 2018, 17:42 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты Туниска хезмәттәшлектә яңа мөмкинлекләрне ачыкларга килүен әйтте Безнең төбәк Россия белән Тунис арасындагы мөнәсәбәтләргә үз өлешен кертә, диде Рөстәм Миңнеханов Тунис сәүдә министры белән очрашуда.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Тунис Республикасына эш визиты Тунис сәүдә министры Омар Бехи белән очрашудан һөм "Татарстан-Тунис" бизнес форумында катнашудан башланды. Президент эшлекле сәфәрнең икътисадый мөмкинлекләрне ачыкларга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат үзәге хәбәр итә.

"Татарстан Республикасы - Россиянең алдынгы һәм сәнәгый үскән төбәкләренең берсе. Республика халкының яртысыннан артыгы - мөселманнар. Безнең төбәк Россия Федерациясе белән Тунис Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләргә үз өлешен кертә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Туниска икътисадый хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен ачыкларга килдек, һәм, эшлекле элемтәләрне киңәйтергә ярдәм итсәгез, сезгә рәхмәтле булыр идек. Төньяк Африка һәм Мәгъриб илләрендә республикабызның югары технологияле продукциясе билгеле, бу - "КАМАЗ" йөк машиналары, вертолетлар һәм башкалар", - диде ул министр белән әңгәмә барышында.

Омар Бехи сүзләренчә, белеме буенча ул - авыл хуҗалыгы инженеры, һәм бу вазифага кадәр авыл хуҗалыгы, су ресурслары һәм балыкчылык министрлыгында эшләгән. Рөстәм Миңнеханов үз җавабында билгеләгәнчә, Татарстан - Россиянең җир эшкәртү һәм игенчелек өлкәсендә дә алдынгы төбәкләренең берсе.Президент авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә хезмәттәшлекне дә тәкъдим итте.

Шуннан үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында әңгәмәне "Татарстан-Тунис" бизнес-форумы барышында дәвам иттеләр.

Тунис эшкуарларына һәм ил җитәкчелегенә ТР Президенты Татарстанга карата игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде. «Сәфәр барышында эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар һәм уртак проектлар хакында килешүләр төзер, дип өметләнәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Кызганыч, Татарстан белән Тунис арасындагы товар әйләнеше бик югары түгел. Ул 4,5 миллион доллар күләмендә башкарыла. Бу күрсәткеч булган мөмкинлекләргә туры килми. Уртак эшне көчәйтергә кирәк», - диде ТР Президенты.

Татарстан Президенты Тунис эшкуарларын 2019 елда узачак "Россия - ислам дөньясы: KazanSummit" халыкара икътисадый саммитына Татарстанга чакырды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10