ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Россиянең бөек исемнәре” проектында Казан югары уку йортлары студентлары ярдәм итәчәк

16 октябрь 2018, 17:17 , Фото: архив

“Россиянең бөек исемнәре” проектында Казан югары уку йортлары студентлары ярдәм итәчәк
 Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы аэропортларга бөек шәхесләр исемнәрен бирү тәкъдиме белән чыкты.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Казан федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ, шулай ук Казан милли тикшеренү технология университеты студентлары “Россиянең бөек исемнәре” проектына ярдәм итәчәк.

Россия аэропортларына танылган ватандашларыбызның исемен бирү буенча конкурс игълан ителде. Россия аэропортлары исемлегенә Татарстаннан “Казан” һәм “Бигеш” тә кергән.

Аэропортларга шундый исемнәр бирү – ул илнең күренекле кешеләренә хөрмәт күрсәтү булып тора. Аларның исемнәре әлеге җирлекнең мәдәни-тарихи күрсәткеченә әверелә.

“Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы аэропортларга бөек шәхесләр исемнәрен бирү тәкъдиме белән чыкты. Волонтерлар проектны Бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрде һәм проект операторлары булды. Проектка Россия субъектлары, шул исәптән “Җиңү волонтеры” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлекчәсе дә кушылды.”, - диде “Җиңү волонтеры” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Александр Жаринов.

Аэропортларга барлык тарихи шәхесләрнең дә исемен биреп булмый. Беренчедән, соңгы 100 елдагы - яңа тарих сәяси эшлеклеләре исәпкә алынмый. Икенчедән, әлеге шәхес шушы төбәккә бәйләнгән һәм аның үсешенә үзеннән билгеле бер өлеш керткән кеше булырга тиеш.

Жаринов: “Проект эшендә безгә Россия География җәмгыяте, хәрби җәмгыять һәм “Җиңү волонтеры” ярдәм итә. Шулай ук КФУ, КАИ һәм КХТИ студентлары булыша. Әлеге уку йортлары чараларны яктыртып кына калмыйча, волонтерлык ярдәмен дә оештыра”, - диде.

Тавыш бирүне оештыруда Россиядә яшәүче 18 яше тулган кешеләр волонтер сыйфатында катнаша ала. Аның өчен Волонтерыпобеды.рф/greatnames сайтында анкета тутырырга һәм “Җиңү волонтеры” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлекчәсендә әңгәмәдә катнашырга кирәк.
Бәйгедә катнашкан шәһәрләрдә яшәүчеләр дә үз вариантларын өсти ала. Шәхес исемен 500гә кадәр кеше тәкъдим иткәндә, ул төбәк исемлегенең беренче этабына керә һәм 30 исемнән торган лонг-листка эләгә. Эксперт комиссиясе караганнан соң, 10 исем кала. Шуннан тавыш бирү юлы белән бер кеше – җиңүче сайлана.

Аэропортларны шәхесләр исеме белән атау өчен бәйгедә ВеликиеИмена.рф сайтында, социаль челтәрләрдә, смс аша, волонтерлар урнашкан махсус урыннарда, шулай ук анкета тутыру юлы белән тавыш биреп булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10