ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Зөләйха күзләрен ача” фильмының кайбер күренешләрен Казан химия мәктәбендә төшерәләр

16 октябрь 2018, 16:34

Монда интерьер картинадагы вакытка туры килә, әмма бүлмәләрдән заманча җиһазларны чыгарып торганнар.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Казан федераль университетында Гүзәл Яхина романы буенча сигез серияле “Зөләйха күзләрен ача” фильмын төшерү дәвам итә. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада университетның төп бинасы янында сериалның кеше күп катнашкан өлешләре төшерелгән. Бу атнада югары уку йортының төп бинасы ишегалдында Казан химия мәктәбе музеендагы камера күренешләре төшерелә.

Картинаның төшерү мәйданчыгы директоры урынбасары Николай Антоненко 14 октябрьдә фильм күренешләрен төшерү ике урында баруын әйтте. Бу - Арбузов музей-йорты һәм Казан химия мәктәбе музее. Аның сүзләренчә, әлеге биналардагы интерьер картинадагы вакытка туры килә. Шулай да бүлмәләрдән заманча җиһазларны чыгарып торганнар. 

Әлеге күренешләр өчен Мәскәүдән ике актер - Елена Шевченко һәм Александр Сирин чакырылган.

Университетта октябрь ахырына кадәр фильмны тагын ике көн дәвамында төшерү планлаштырыла. Күренешләр Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәдә Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә булачак.

Моңа “кадәр Татар-информ” сериал төшерү өчен Кремль урамында хәрәкәт туктатылганын, юлларга туфрак сибелеп, декорацияләр урнаштырылганын хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10