ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

IT-чемпион конкурсы җиңүчеләре өчен 270 смартфон әзерләнгән

16 октябрь 2018, 15:39

Ике этапта узачак бәйгедә укучылар олыларны дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәтә.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның төрле районнарыннан IT-чемпион конкурсы җиңүчеләренә 270 смартфон биреләчәк. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте.

“Быел укучылар өчен махсус “IT-чемпион” конкурсы гамәлгә кертелде. Аның асылы шунда: 1-11 сыйныф укучылары ата-аналарын һәм башка өлкәннәрне дәүләт хезмәтләре порталыннан дөрес файдаланырга өйрәтә. Аннары олылар портал аша электрон гаризалар бирә, хезмәтләр өчен түли, счетчик күрсәткечләрен кертә. Балалар моның өчен баллар ала”, - диде министр.

Бәйге ике этапта – 18 сентябрьдән 30 ноябрьгә кадәр һәм 1 февральдән 30 апрельгә кадәр үткәрелә. Беренче этап нәтиҗәләре буенча, декабрьдә беренче җиңүчеләр билгеләнәчәк. Һәр муниципаль районнан һәм шәһәр округыннан өчәр укучының барысына да смартфоннар биреләчәк. Икенче этап майда төгәлләнә, анда беренче этапта җиңә алмаганнар катнаша ала.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10