ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казанда узачак «Мәхәллә 2.4» мөселман лидеры мәктәбендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

16 октябрь 2018, 15:26

Мәктәптә катнашучыларның яше 35тән артмаска, мөселман социаль инфраструктурасын үстерергә әзер торулары кирәк.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). 26-29 ноябрь көннәрендә Казанда узачак «Мәхәллә 2.4» мөселман лидеры мәктәбендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Бу хакта Казан федераль университетының ислам һәм ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге хәбәр итә.

Быел мәктәптә катнашучыларны түбәндәге чаралар көтә:

- Мәктәптә катнашучыларның проектларын тәкъдим итү;
- «Дөньяви җәмгыятьтә мәхәллә» дигән түгәрәк өстәл;
- «Медиакиңлектә мәхәллә эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү» дигән темага семинар-фикер алышу;
- «Әһле сөннә вәл җәмәгать кемнәр ул?» дигән темага дискуссия;
- «Мөселман җәмгыятьләре тормышында Диния нәзарәтләренең роле» дигән темага фикер алышу;
- «Мөнәсәбәтләр остаханәсе» психологик тренингы.

Проектның махсус кунаклары арасында мөселман җәмәгать эшлеклесе Валерия Иман Порохова, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, Россия сәяси эксперты Руслан Корбанов кебек шәхесләр бар.

Мөселман лидеры мәктәбендә катнашу өчен 2018 елның 12 ноябренә кадәр гариза тутырырга кирәк.

Мәктәптә катнашучыларның яше 35тән артмаска, мөселман социаль инфраструктурасын үстерергә әзер торулары кирәк.

Яшәү һәм туклану чыгымнарын кабул итүче як үз өстенә ала, юл чыгымнарын катнашучылар үзләре күтәрә.

Проект турында тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен сылтама ВКонтакте социаль челтәренең vk.com/mahallah төркемендә урнаштырылган.

 

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10