ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Казандагы WorldSkills чемпионаты алдагы күрсәткечләрне узып киткән

16 октябрь 2018, 14:46 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Казандагы WorldSkills чемпионаты алдагы күрсәткечләрне узып киткән Бүгенге көндә 66 ил WorldSkills Kazan 45нче дөнья беренчелегендә катнашырга теләк белдергән.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). 2019 елда Казанда узачак эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпионаты моннан алдагы беренчелекләрнең күрсәткечләрен сизелерлек узып китә. Бу хакта «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» профессиональ берләшмәләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» Берлеге WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуига сылтама ясап хәбәр итә.

«Бүгенге көндә 66 ил WorldSkills Kazan 45нче дөнья беренчелегендә катнашырга теләк белдергән инде. Чагыштыру өчен: 2017 елда Әбү-Дабида узган дөнья чемпионатында алар 63 булган», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чемпионатта катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны инде бүген үк Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге чараның күрсәткечләрен 30 процентка узып китә. Казандагы дөнья чемпионатында 1 630 конкурсант (Әбү Дабида 1 251 иде) катнашачак.

Шулай ук экспертлар саны да арткан – 1 507 кеше (2017 елда – 1 188).

Дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Аның төп бурычлары җәмгыятьнең игътибарын эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру һәм югары һөнәри стандартлар булдыру өчен тиешле шартлар тудырудан гыйбарәт.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10