ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Тунис белән эшлекле элемтәләрне үстерүдә ярдәм итәргә әзер

16 октябрь 2018, 13:35 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Тунис белән эшлекле элемтәләрне үстерүдә ярдәм итәргә әзер Россия һәм Тунис арасында товар әйләнеше 4,5 миллион долларга якын тәшкил итә һәм ул эшлекле элемтәләрне үстерүгә бәйле рәвештә артырга мөмкин.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан белән Тунис арасындагы товар әйләнеше ике республиканың реаль мөмкинлекләреннән түбәнрәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге илдәге эшлекле форум барышында шул хакта хәбәр итте. Бу турыда Татарстан Президенты сайты яза.

«Безнең илдә Татарстанда җитештерелгән продукция - «КАМАЗ» йөк автомобильләрен, «Ми-17» вертолетларын (һ.б.) яхшы беләләр. Кызганыч ки, Татарстан белән Тунис арасындагы товар әйләнеше бик югары түгел. Ул 4,5 миллион долларга якын тәшкил итә. Бу күрсәткеч булган мөмкинлекләргә туры килми. Уртак эшне көчәйтергә кирәк», - диде Миңнеханов.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Тунисскую Республику

Ул Татарстанның Россия – Тунис мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Тунис белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирүен искәртте.

Тунис эшмәкәрләре алдында ясаган чыгышында, республика Президенты Татарстан делегациясе составына министрлык, ведомстволар, шулай ук республиканың зур предприятиеләре җитәкчеләре керүен билгеләп үтте. «Сәфәр барышында эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар һәм уртак проектлар хакында килешүләр төзер дип өметләнәбез», - диде Миңнеханов.

Республика Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Туниста. Рөстәм Миңнеханов Тунисның сәүдә министры Омар Бехи белән очрашты, шуннан соң «Татарстан – Тунис» эшлекле форумында катнашты.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10