ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Президенты «Татнефть» башлыгының әтисе вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты

16 октябрь 2018, 13:06

Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть династиясенә нигез салучы Магановларның шәхси сыйфатларын югары бәяләде, якыннарына түземлек теләде.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» генераль директоры Наил Магановның әтисен югалтуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта ТР Президенты Аппараты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сез – иң якын һәм кадерле кешеләрегезнең берсен, Татарстан исә иң яхшы хезмәт ияләренең берсен югалтты. Ул үз уллары өчен дә, күп кенә татарстанлылар өчен дә лаеклы үрнәк иде», - диелә телеграммада.

Рөстәм Миңнеханов телеграммада Өлфәт Магановның хезмәт сөючән, максатчан кеше булуын, ярты гасырдан артык гомерен нефть тармагына багышлап, зур абруй казануын искәртә.

«Сезнең һәм туганыгыз Равил Өлфәт улының тирән кайгысын уртаклашам. Әниегез Роза Фатыйх кызына минем исемнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүегезне үтенәм. Бу авыр көннәрдә барыгызга да ныклык һәм түземлек теләп калам», - дигән теләкләрен ирештерде Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең якыннарына. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10