ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан хезмәт базарында токарь, эретеп ябыштыручы һөнәрләренә ихтыяҗ арткан

16 октябрь 2018, 13:21 , Фото: архив tatar-inform, Регина Гумарова

Татарстан хезмәт базарында токарь, эретеп ябыштыручы һөнәрләренә ихтыяҗ арткан Хезмәт базары белгече сүзләренчә, эшче профессияләрнең популярлашуына “Ворлдскиллс” хәрәкәте сәбәпче..

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республикада эшче һөнәрләргә ихтыяҗ арткан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә хезмәт базары белгече Александра Севостьянова әйтте.

“Быел Татарстанда эшче һөнәрләр өлкәсе тиз арада үсә торган тармак булып санала. Югары квалификацияле белгечләргә сорау зур. Ел башыннан эшче вакансияләренә ихтыяҗ 60 %ка арткан. Бүген әлеге тармакта бер урынга бер резюме туры килә. Әйтик, токарь, эретеп ябыштыручыларга аена уртача – 70, көйләүчеләргә (наладчик) - 55, фрезеровщикларга 54 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр”, - диде хезмәт базары белгече Александра Севостьянова.

Белгеч сүзләренчә, эшче профессияләрнең популярлашуына “Ворлдскиллс” хәрәкәте сәбәпче.

“Ворлдскиллс” җитештерү сәнәгатенә игътибарны арттырды. Бүген 6,4 разрядлы токарь престижлы һөнәр санала. Ул – киләчәк профессиясе”, - диде Алексадра Севостьянова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10