ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азәрбайҗан тәрҗемәчесе татар язучылары белән уртак сайт булдыру кирәклеген әйтте

16 октябрь 2018, 12:53 , Фото: Султан Исхаков

Азәрбайҗан тәрҗемәчесе татар язучылары белән уртак сайт булдыру кирәклеген әйтте Акбар Гошалы әйтүенчә, Азәрбайҗан уку йортларында татар шагыйрьләрен өйрәнәләр.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Азәрбайҗан тәрҗемәчесе Акбар Гошалы телләрне, тәрҗемәләрне популярлаштыру өчен, интернет челтәрләренең барлык мөмкинчелеген файдаланып, уртак сайтлар булдырырга кирәклеген әйтте. Бу хакта Акбар Гошалы “Татар-информ”га сөйләде.

  • Акбар Гошалы - Азәрбайҗан Ататюрк үзәгенең иҗтимагый-сәяси бүлеге җитәкчесе. Бөтендөнья яшь төрки язучылар берлегенең киңәш рәисе. Хокүмәт карамагында булмаган оешмалар милли форумы идарәсе әгъзасы.

Тәрҗемәче әйтүенчә, Азәрбайҗанда уку йортларында татар шагыйрьләрен өйрәнәләр. “Безнең республикада Габдулла Тукай, Муса Җәлил иҗаты белән Совет чорыннан ук яхшы танышлар. Алар мәктәп программасына да кертелгән. Шулай ук университетларда Гаяз Исхакыйны да укыйлар. Бездә татар телендә диссертация, докторлык эшен яклаучылар да бар”, - диде ул.

Гошалы әйтүенчә, Азәрбайҗанда тәрҗемәгә өйрәтә торган уку йортлары бар. “Министрлык каршындагы Азәрбайҗан дәүләт телләр институтында, Баку дәүләт университетында, Азәрбайҗан дәүләт университетында тәрҗемәчеләр укыту бүлеге эшли. Анда дөнья телләреннән тәрҗемә ясарга өйрәтәләр. Әмма без үзебезгә якын телләрне тәрҗемә итү белән мәшгульбез”, - диде ул.

Шагыйрь, төрле республикалардагы язучылар оешмаларына берләшергә кирәк дип саный. “Татарларга азәрбайҗан, азәрбайҗаннарга татар әдәбияты белән кызыксыныр өчен, укучыларның әсәрләрне социаль челтәрләр белән генә күрү җитми. Безгә республикалар белән берләшергә кирәк. Язучылар берлеге, университетлар, фәннәр академияләре бщйлщнештщ булырга тиеш”, - ди ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10