ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Электрон портал аша табибка язылу буенча чикләү кертелә

16 октябрь 2018, 12:00 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Электрон портал аша табибка язылу буенча чикләү кертелә Кешеләр табибка берьюлы берничә тапкыр языла башлаган.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Якын арада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында табибка бер тапкыр гына язылырга мөмкинлек бирә торган сервис кертеләчәк. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте.

Ул, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, табибка язылганда халыкның кирәксә дә, кирәкмәсә дә язылуларын чамалап алганнарын әйтте. "Һәр табибның үз расписаниесе бар. Шуңа карап, уңайлы вакытны сайлап, кешеләр бер үк табибка берничә көнгә берьюлы языла башлады. Шул рәвешле, башкаларга язылу мөмкинлеген чиклиләр. Без министрлык белән шул тенденцияне сизеп алдык. Язылган вакытны анализлап шундый нәтиҗәгә килдек. Якын арада бер тапкыр гына язылырга мөмкинлек бирә торган сервис кертәбез", - диде министр.

Роман Шәйхетдинов портал сервисын яхшырту буенча халыктан да тәкъдимнәр кабул итүләрен әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10