ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

«Гаилә» мәчете 4 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балаларны бәйрәмгә чакыра

16 октябрь 2018, 12:12 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

«Гаилә» мәчете 4 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балаларны бәйрәмгә чакыра Бәйрәмдә интерактив программа тәкъдим ителәчәк, мастер-класслар, уеннар оештырылачак.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). 21 октябрьдә Казанның «Гаилә» мәчетендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Без – мөселманнар» дигән балалар бәйрәме була. Биредә 4 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балаларны өчен бәйрәм программасы әзерләнә. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Бәйрәмдә MinaretStudioKazan тарафыннан әзерләнгән интерактив программа тәкъдим ителәчәк. Балалар уен формасында Коръәндә телгә алынган пәйгамбәрләр, хайваннарны (һ.б.) хәтерләрендә яңарта һәм өйрәнә алачак. «Янартау» дигән анимацион төнге тамашада исә балалар төнге табигать күренешләрен өйрәнүнең никадәр мавыктыргыч икәнен үз күзләре белән күрәчәк.

Моннан тыш, программада «Гаилә мәчете» панносын әзерләү буенча мастер-класс үткәрү каралган. «Гаилә» мәчете исеменнән әниләр һәм балалар өчен чәй мәҗлесе әзерләнә.

Керү бушлай, әмма урыннар саны чикләнгән. Алдан шалтыратып язылырга кирәк диелгән әлеге хәбәрдә.

Башлана 15.00 сәгатьтә. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10