ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рәшит Ваһапов һәйкәле өчен иң яхшы эскиз проектына бәйге игълан ителде

16 октябрь 2018, 11:44

Ябык иҗади конкурс 15 октябрьдән алып 2019 елның 20 гыйнварына кадәр узачак.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Мәдәният министрлыгы мәшһүр татар җырчысы Рәшит Ваһаповка куелачак һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына ябык иҗади бәйге игълан итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар бәйгедә катнашучылардан һәйкәл проектларын һәм аны урнаштыру урынын тәртипкә китерү буенча тәкъдимнәрне кабул итә. Ябык иҗади конкурс 15 октябрьдән алып 2019 елның 20 гыйнварына кадәр узачак.

  • 27 октябрьдә Мәскәүдә мәшһүр татар җырчысының тууына 110 ел тулуга багышланган Ваһапов фестивале гала-концерты узачак.
  • Казанда шушы көннәрдә атаклы биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл куелды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10