ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Салмачы бистәсендә җиңел машина баганага бәрелгән

16 октябрь 2018, 10:53 , Фото: скриншот из видео

Казанның Салмачы бистәсендә җиңел машина баганага бәрелгән Бүген иртән булган авария видеосы социаль челтәрләрдә чыкты.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Салмачы бистәсендә иртәнге якта «Хендэ» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешкән. Шуннан соң  «Лада» юлдан читкә чыгып, баганага килеп кергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авария иртәнге 7.32 сәгатьтә килеп чыккан. Юл һәлакәтендә «Лада» автомобиленең йөртүчесе зыян күргән. Ир-ат табибларга эче авыртуын әйткән.

Юл һәлакәте булган урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10