ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Быел Татарстанда электрон хезмәтләрне былтыргыга караганда 72 процентка артык кулланганнар

16 октябрь 2018, 10:18 , Фото: архив/Султан Исхаков

Быел Татарстанда электрон хезмәтләрне былтыргыга караганда 72 процентка артык кулланганнар Татарстанда яшәүчеләрнең 80 проценттан артыгы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә ала.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елның тугыз аенда Татарстан халкына 133 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 72 процентка артыграк. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте.

Росстат статистикасы буенча, Татарстанда яшәүчеләрнең 80 проценттан артыгы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә ала. Чагыштыру өчен, Россия буенча уртача күрсәткеч - 51 процент, Мәскәүдә 65 проценттан артык. Татарстанда югары күрсәткечкә дәүләт хезмәтләрнең үз порталы булу йогынты ясый.

"Бүген порталда 248 төрле электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелә", - диде министр. Ул 2010 елда эшчәнлеген башлаганда порталда 31 төрле хезмәт булуын искәртте.

  • Татарстанда кулланучыларның 2,2 миллионнан артык шәхси кабинеты бар. Республикада 3,8 млн кеше яши. Шуларның 2,4 миллионы эш урынындагы затлар. Порталдан 92 процент кеше файдалана.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10