ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Белгечләр якын көннәрдә Казанда кар яумас дип фаразлый

16 октябрь 2018, 11:30 , Фото: архив/Михаил Захаров

Белгечләр якын көннәрдә Казанда кар яумас дип фаразлый Татарстанда октябрь аенда һава температурасы күпьеллык нормадан дүрт градуска югарырак.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Татарстан мәгълүмат чараларында таралган, шушы көннәрдә республика территориясендә юеш кар явачак дигән мәгълүматны кире какты.

«Без вазгыятькә анализ ясадык һәм кар Башкортстанда яварга мөмкин дигән фикергә килдек. Татарстанда аның явуы шикле. Температура фоны югары. Республикада атмосфера фронты күзәтелә, шунлыктан көн сүрән», - дип искәртте эксперт.

Аның сүзләренчә, республиканың көнчыгышында гына бераз кар яварга мөмкин, әмма бу шикле. Яуган очракта да, ул бик тиз эреп бетәчәк. Узган елда Казанда кар 3 декабрьдә генә ятты. 2016 елда ноябрь ахыры — декабрь башында гына кар катламы барлыкка килде, диде галим.

Шул ук вакытта синоптиклар дүшәмбе көнне Мәскәүдә абсолют температура рекордын теркәгән. Көндез башкалада термометрның терекөмеш баганасы урыны белән +18-20 градуска кадәр күтәрелгән. Казанда мондый аномаль җылылык күзәтелмәячәк.

Белгеч билгеләп үткәнчә, Татарстанда октябрь аенда һава температурасы күпьеллык нормадан дүрт градуска югарырак. Күпьеллык күзәтүләр нигезендә, бүгенге көндә һава температурасының уртача тәүлеклек нормасы 5,4 градус тәшкил итәргә тиеш.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10