ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанда төшерелгән документаль фильмнарны Мәскәүдә күрсәтәләр

16 октябрь 2018, 09:25 , Фото: архив tatar-inform

Татарстанда төшерелгән документаль фильмнарны Мәскәүдә күрсәтәләр Фильмнар 23 октябрь көнне Кино йортының Ак залында тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Салават Юзеевның Татарстанда төшерелгән “Күкшел егетләре” документаль фильмы Мәскәүнең Кино йортында күрсәтеләчәк. Бу хакта фильмның продюсеры Марина Галицкая хәбәр итә.

Россия кинематографистлары берлеге үткәргән Татарстан киносы көннәре кысаларында шулай ук Светлана Серованың "Пусть в доме нашем легко дышится", Ильдар Ягъфәров, Наталья Панкратованың “Град воскресший” документаль фильмнары да тәкъдим ителә.

Фильмнар 23 октябрь көнне Кино йортының Ак залында була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10