ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Йолдыз Миңнуллина һәм башка иҗатчы яшьләр театраль эскизлар әзерли

16 октябрь 2018, 09:12 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Казанда Йолдыз Миңнуллина һәм башка иҗатчы яшьләр театраль эскизлар әзерли Эскизлар тамашачыларга һәм чакырулы белгечләргә 19 октябрь көнне «Мәскәү» мәдәният үзәгендә тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бу көннәрдә Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла, Әминә Миндиярова театраль лабораториядә эскизлар эшләү белән мәшгуль. Лаборатория TAT CULT LAB белем бирү проекты кысаларында үтә.

Театраль лаборатория 13-14 октябрь көннәрендә лекцияләр белән башланып китте. Хәзер бер атна дәвамында катнашучылар, режиссерлар белән берлектә, биш юнәлештә — курчак театры, опера, заманча бию, драма һәм әдәби театр буенча биш эскиз әзерлиләр.

  • Оештыручылары - Yummy Music, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, creeptone media.
  • Лабораториянең кураторы - Камал театрының әдәби бүлеге мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.
  • Эскиз режиссерлары — Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина, Ксения Шачнева, Әминә Миндиярова һәм Илгиз Мөхетдинов.

Эскизлар тамашачыларга һәм чакырулы белгечләргә 19 октябрь көнне «Мәскәү» мәдәният үзәгендә тәкъдим ителәчәк. Театр тәнкыйтьчеләре Жанна Зарецкая, Глеб Ситковский һәм Наталия Каминская иҗат төркемнәренә эшләрен алга таба Казан театрларында һәм башка мәдәни пространстволарда кую буенча киңәшләрен бирәчәк.

Эскизлар 17.00 сәгатьтән күрсәтелә башлый.

Керү ирекле.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10