ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов грант иясе булды

16 октябрь 2018, 09:51

Зөфәр Харисов "Таяныч һәм авторитет" номинациясендә җиңү яулаган.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). К.Тинчурин исемендәге театрда эшләүче Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов грант откан. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Зөфәр Харисов "Таяныч һәм авторитет" номинациясендә җиңү яулаган.

Иң алдынгы мәдәният, сәнгать һәм кинемотография хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан булдырылган грантларның җиңүчеләре билгеле булды. Җиңүчеләр исемлегендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты — Зөфәр Харисов та бар диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10