ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан Президенты җырчы Ландыш Нигъмәтҗановага мактаулы исем бирде

16 октябрь 2018, 08:14 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан Президенты җырчы Ландыш Нигъмәтҗановага мактаулы исем бирде Җырчы яраткан тыңлаучыларына, «Барс-Медиа» компаниясенә, Хөкүмәт җитәкчелегенә рәхмәт әйтә.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җырчы Ландыш Нигъмәтҗановага Татарстанның атказанган артисты исеме бирү турындагы Карарны имзалаган. Бу турыда Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә хәбәр итте.

"Музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Ландыш Нигъмәтҗановага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә" диелгән Карар текстында.

"Бүген мин сезнең белән зур шатлыгымны бүлешәсем килә. Татарстан Республикасы Пезиденты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Карары белән миңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде", — дип яза Ландыш инстаграмдагы сәхифәсендә.

Җырчы яраткан тыңлаучыларына, "Барс-Медиа" компаниясенә, Хөкүмәт җитәкчелегенә рәхмәт әйтә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле иртәләр,Дусларым! Бүген Мин сезнең белән зур шатлыгымны бүлешәсем килә!!! Шатлыгым,эмоцияләрем эчемә сыймый. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары белән миңа Татарстанның Атказанган артисты исеме бирелде.☺️ Чиксез рәхмәтләремне яраткан тыңлаучыларыма, "Барс-Медиа" компаниясенә, хөкүмәт җитәкчелегенә белдерәсем килә. Алга таба да зур уңышлар көтсен безне!!!! @rusminnikhanov Друзья! За вклад в развитие музыкального искусства мне присвоили звание «Заслуженный артист Республики Татарстан» Безмерно благодарна своим зрителям, компании «Барс-Медиа», руководству РТ,во главе с президентом @rusminnikhanov #ландышнигматжанова #казань #москва #татарстан

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10