ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Галиев мәчетендә Тимергали хәзрәт Юлдашев “Туганлык җебе” турында сөйләячәк

16 октябрь 2018, 07:43

Чәршәмбе көнне Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков хәнәфи фикъһе буенча дәрес бирәчәк.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Казанда урнашкан Галиев мәчетендә ачык лекцияләрдә ислам турындагы актуаль сорауларга танылган белгечләр җавап бирә. Бүген ястү намазыннан соң Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев “Туганлык җебе” темасына вәгазь сөйләячәк. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Шәригатебездә туганлык җепләрен саклау нинди урын били? Бу – фарыз гамәл. Туганлык җепләрен өзүчеләргә Аллаһы Тәгалә “Рәгыд (Күк күкрәү)” сүрәсенең 25 нче аятендә болай дип мөрәҗәгать итә: “Аллаһыга итагать итәргә гәһед (ант) биргәннән соң гәһедләрен бозучылар, Аллаһы Тәгалә өзмәскә кушканнарны өзеп, җир өстендә төрле бозыклыклар кылучыларга Аллаһның ләгънәте булачак һәм аларга бик яман йорт – җәһәннәм әзерләнгән”. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Нәсел-нәсәпләрегезне белегез, туганлык җепләрен саклагыз”, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чәршәмбе көнне Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков хәнәфи фикъһе буенча дәрес бирәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне 17.30 сәгатьтә исә “Мөселман фикер алышу клубы” эшли. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10