ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

А.Песошин Татарстанның иң зур партнерларының берсе Кытай булуын әйтте

16 октябрь 2018, 07:15 , Фото: tatarstan.ru

А.Песошин Татарстанның иң зур партнерларының берсе Кытай булуын әйтте “Хиквижн” компаниясе вәкилләре алга таба республикада үзләренең бизнесларын үстерергә тели.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республикада Кытай компанияләре белән хезмәттәшлеккә һәм эшлекле элемтәләрне ныгытуга аерым игътибар бирелгәнене искәртте. Бу турыда ул Хөкүмәт йортында очрашу вакытында сөйләде.

Кичә Кытайның “Хиквижн” (Hikvision) компаниясе вәкилләре ТР Хөкүмәте йортыа очрашуга килде. Алексей Песошин Кытайдан килгән партнерларны сәламләде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның «Хиквижн» Кытай компаниясе делегациясе белән очрашуы

“КХР - Татарстан Республикасының иң зур партнерларының берсе. 2017 елда безнең ике яклы товар әйләнеше 565 млн АКШ доллары тәшкил итте”, - диде ул.

Алексей Песошин искә төшергәнчә, быел май аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Хиквижн” компаниясе вәкилләре белән очрашкан, очрашу нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлекне үстерүгә караган йөкләмәләр бирелгән. Барлык йөкләмәләр дә гамәлгә кертелү стадиясендә.

“Хиквижн” компаниясе вәкилләре “ICL-КПО ВС” компаниясендә, Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк - ИТ паркта, ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булдылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның «Хиквижн» Кытай компаниясе делегациясе белән очрашуы

“Безнең арада уртаклык бар, һәм безнең хезмәттәшлекне үстерергә кирәк”, - диде Алексей Песошин.

“Хиквижн” компаниясе вәкилләре алга таба республикада үзләренең бизнесларын үстерергә теләүләрен әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10