ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Зәй каратэчылары Бөтенроссия турнирында җиңде

16 октябрь 2018, 08:00 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәй каратэчылары Бөтенроссия турнирында җиңде Җиңүчеләр ел ахырында Мәскәүдә Халыкара турнирда катнашачак.

(Зәй, 16 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). 15 октябрьдә Кама Аланында киокусинкай каратэ буенча Бөтенроссия турниры узды, дип яза җирле басма.

Анда республиканың 450гә якын спортчысы катнашты. Зәй данын исә тренерлар Владимир һәм Алексей Ревиннар кулы астында шөгыльләнүче команда яклады. Аларның яртысы мондый дәрәҗәле турнирда үзләрен тәүге мәртәбә сынады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй көрәшчеләре бу ярышта җиңүче һәм призер булды. Җиңүчеләр ел ахырында Мәскәүдә Халыкара турнирда катнашачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10