ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Апасның Йомралы авылы мәктәбендә һәм балалар бакчасында укыту-тәрбия эшләрен тикшерделәр

16 октябрь 2018, 05:00 , Фото: apastovo.ru/

Апасның Йомралы авылы мәктәбендә һәм балалар бакчасында укыту-тәрбия эшләрен тикшерделәр Йомралы авылында үзара салым акчасына салынган юлның сыйфаты, уңайлылыгы урынга барып тикшерелде.

(Апас, 16 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Гүзәл Хилавиева). Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров җитәкчелегендә авыл җирлекләрендә план нигезендә тикшерүләр бара, дип яза җирле басма.

Йомралы авыл җирлегендә тикшерү эшләре локаль актларның, мөлкәткә, үзара салым акчаларының бүленешенә кагылышлы документларның дөрес алып барылышы белән танышудан башланды. Шулай ук җирлектә эшләп килүче кибеттә халыкка кирәкле товарларның әйләнешен, мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасында булып укыту-тәрбия өлкәсен, балаларны ашатуны да җентекләп тикшерделәр. Йомралы авылында үзара салым акчасына салынган юлның сыйфаты, уңайлылыгы урынга барып тикшерелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10