ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районында ветеринар белгечләр шәхси хуҗалыклардагы 2300 баш сыерны тикшергән

16 октябрь 2018, 04:00 , Фото: alki-rt.ru/

Әлки районында ветеринар белгечләр шәхси хуҗалыклардагы 2300 баш сыерны тикшергән Лейкоз белән зарарланган сыерларның шактый булуы ачыкланган.

(Әлки, 16 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Шәхси секторда асралучы сыерларга карата кулланучы көзге ветеринария-кисәтү чаралары төгәлләнеп килә, дип яза җирле басма.

Белгечләр 2300 баштан артык терлекне тикшергәннәр инде. Кызганычка, сыерларның лейкоз белән зарарланганнары шактый. Таможня берлеге регламенты, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә лейкозлы сыерларның гематологик авырулылары сәламәт терлекләрдән аерым изоляторга урнаштырылырга тиеш.

“Билгеле, аларның сөте куллануга яраксыз (сату, тапшыру тыела). Сыер терлеге үзе дә юкка чыгарылырга тиеш. Бу таләпне үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартыла,”– дип кисәтә ТР Министрлыгы кабинеты Баш ветеринария идарәсенең төбәк бүлеге ветеринария инспекторы Ольга Алексеева.

Район баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин әйтүенчә, бездә гематологик авыру сыерлар юк, аларны юкка чыгарганнар, ә вәзгыять даими контрольдә тотыла.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10