ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районыннан көзге чакырылышта 40 егет армиягә китәчәк

16 октябрь 2018, 09:00 , Фото: alki-rt.ru/

Әлки районыннан көзге чакырылышта 40 егет армиягә китәчәк Район башлыгы җитәкләгән чакырылыш комиссиясе армиягә алыну яшендәге 200 ләп егетне тикшерде.

(Әлки, 16 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Россия Кораллы Көчләренә көзге чакырылышка кагылышлы чаралар 1 октябрьдә башланды. Район башлыгы җитәкләгән чакырылыш комиссиясе армиягә алыну яшендәге 200 ләп егетне тикшерде һәм бу көздә хәрби хезмәткә җибәрү өчен 40-50 кешене сайлап алды, дип яза ирле басма.

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев: "Әйе, көзге чакырылыш белән бәйле чаралар үз тәртибе белән бара. Һәрвакыттагыча, егетләрнең бер өлеше Оренбургтагы район шефлык иткән частьтә хезмәт итәчәк. Анда хәзерге вакытта утызга якын әлкиле хезмәт итә, бу чакырылышта 15 ләп егетне шунда озатачакбыз", - диде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10