ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казахстан кунаклары беренчеләрдән булып Пучы авылындагы яңа балалар бакчасында булды

16 октябрь 2018, 00:00 , Фото: Лилия Бәхтиева

Казахстан кунаклары беренчеләрдән булып Пучы авылындагы яңа балалар бакчасында булды 3 көн дәвамында Казахстан делегациясе районның яшәеше, икътисади эшчәнлеге, мәдәнияте,белем бирү системасы белән танышты.

(Актаныш, 16 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева).Казахстан кунаклары беренчеләрдән булып шушы көннәрдә кулланылышка тапшырылачак "Сандугач" балалар бакчасында да булдылар. Махсус алар өчен биредә күрсәтмә дәресләр, тәрбия чаралары оештырылган иде, дип яза җирле басма.

11-14 октябрь көннәрендә Актаныш районы Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Таскалин районы вәкилләрен кабул итте. Киләчәктә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеккә йөз тоткан әлеге эшлекле сәфәрдә Таскалин районының акимы Халелов Алдияр Сансызбай улы шәхсән үзе катнашты.

3 көн дәвамында Казахстан делегациясе районның яшәеше, икътисади эшчәнлеге, мәдәнияте,белем бирү системасы белән танышты.

Шимбә көнне кан кардәшләребез Пучы авыл җирлегендә булып, биредәге тулы канлы яшәешне үз күзләре белән күрде.

 “Әнәк” агрофирмасы базасында булдырылган кошчылык комплексыннан башланган эш сәфәре Нур Баян исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең товарлыклы-сөтчелек фермасында дәвам итте. Әлеге хуҗалык районда алдынгылардан санала һәм заманча технологияләр белән эшләүгә йөз тота. “Карусель” сөт саву залы – моның ачык мисалы. Ул 600 баш савым сыерына исәпләнгән. Комплекс кул көче хезмәтен бик күпкә җиңеләйтүе ягыннан да игътибарга лаек.

 Дәрәҗәле кунаклар  Махсус алар өчен биредә күрсәтмә дәресләр, тәрбия чаралары оештырылган иде.

 Мөгаен, шимбә сәяхәтенең иң дулкынландыргыч мизгелләре Әнәк авылында урнашкан "Шәрип Шәймиев музей-йорты"нда булгандыр. Казахстан делегациясе Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиев туган нигез белән таныштылар, музей рәвешен алган утар саклаган хатирәләрне барладылар, экспонатларны фотоларда мәңгеләштерделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10