ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актанышта социаль объектларда янгын куркынычсызлыгын тикшерделәр

16 октябрь 2018, 02:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/

Актанышта социаль объектларда янгын куркынычсызлыгын тикшерделәр Гадәттән тыш хәл очрагында персоналның дөрес гамәлләр башкара алуын ачыклауга аеруча игътибар бирелде.

(Актаныш, 16 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" ). Соңгы вакытларда тәүлек буе кешеләргә хезмәт күрсәтүче социаль объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә игътибар аеруча артты. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгынга каршы эшчәнлекне график нигезендә даими тикшереп тора. Мондый төр тикшерүләр 25 сентярьдән 10 октябрьгә кадәр аралыкта Актаныш районында да оештырылды, дип яза җирле басма. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге үткәргән өйрәнүләрдә биналардан кешеләрне эвакуацияләү юлларына, электр хуҗалыгының торышына, янгын сигнализациясе белән җиһазланышына, гадәттән тыш хәл очрагында персоналның дөрес гамәлләр башкара алуын ачыклауга аеруча игътибар бирелде.

Шул рәвешле өйрәнүләр социаль объект булып саналган Пучы һәм район үзәк хастәханәсендә, Пучы картлар йортында, гимназия-интернатта, кадет мәктәбендә, Такталачыктагы махсус мәктәптә оештырылган. Нигездә, аларда җитди кимчелекләр табылмаган. Шулай да таләпчәнлек җитмәүгә бәйле кимчелекләр очраган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10