ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән кадетлары 58 мең сумлык макулатура тапшырган

16 октябрь 2018, 07:00 , Фото: Кадрия Гамирова

Чирмешән кадетлары 58 мең сумлык макулатура тапшырган Район мәктәпләре укучылары быел 127 тонна макулатура җыйганнар, шуның 74,7 тоннасын хәзерләүчеләргә тапшырып 303 мең сум акчалы булганнар.

(Чирмешән, 16 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Район мәктәпләре укучылары быел 127 тонна макулатура җыйганнар, шуның 74,7 тоннасын хәзерләүчеләргә тапшырып 303 мең сум акчалы булганнар, дип яза җирле басма.

Бер укучыга бүлеп исәпләгәндә, 58 килограмм кәгазь калдыклары җыелган. Кадетлар мәктәп-интернатында бу күрсәткеч 142 килограмм ук. Әлеге коллектив 20 тонна макулатура тапшырган, акчага күчереп санаганда – 58 мең сумлык.

Кадетлар 2,9 тонна пластик җыеп, районда беренче урынны алган. Иң күп макулатура һәм пластик җыючыларны тиздән бүләкләр биреп сөендерәчәкләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10