ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кукмара районыннан Әгълиуллиннар гаиләсе көн саен якынча 800-1000 килограмм сөт тапшыра

16 октябрь 2018, 06:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмара районыннан Әгълиуллиннар гаиләсе көн саен якынча 800-1000 килограмм сөт тапшыра Бу гаиләнең 60 сыеры бар.

(Кукмара, 16 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Олыяз авылыннан Гөлчәчәк белән Фәнис Әгълиуллиннар хуҗалыкларында 60 савым сыер асрыйлар, дип яза җирле басма. 

Әгълиуллиннар 2006 елда пай җирләрен алып, крестьян-фермер хуҗалыгы булып оешканнар, үз эшләрен булдырганнар. Алар илле савым сыерга исәпләнгән мал торагы торгызып, "40х60" программасы нигезендә савым залы эшлиләр. Вахитов исемендәге хуҗалыктан берсе-берсе 105 мең сумга егерме нәселле тана сатып алалар.

Сыерларны исә көнгә ике тапкыр - иртәнге һәм кичке сәгать дүрттә савалар. Бу эшне Гөлчәчәк үзе башкара икән. Дүрт аппарат белән сауганда сәгать ярым вакыт кирәк, диде ул. Бер сыер көндәлек уртача 25-30 литр сөт бирә, хуҗалыктан исә һәр көн якынча 800-1000 килограмм сөт озаталар. Фермада сөтне суыту өчен бер тонна сыйдырышлы суыткыч куелган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10