ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Саба районы башлыгы Оет авылында яшәүче 101 яшьлек әбинең хәлен белде

16 октябрь 2018, 01:00 , Фото: Фәридә Вилданова

Саба районы башлыгы Оет авылында яшәүче 101 яшьлек әбинең хәлен белде Йөзъяшәр әби шулай ук үзен Өлкәннәр көне белән тәбрикләгән һәркемгә рәхмәт белдерде.

(Саба, 16 октябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Өлкәннәр ункөнлегендә район башлыгы Рәис Миңнеханов районның иң өлкән кешесе – Оетта яшәүче 101 яшьлек Хәкимә Әхмәтгалим кызы Закирова янында булып, йөзъяшәрнең тормышы, хәл-әхвәле белән танышты, дип яза җирле басма.

Йөзъяшәр әби шулай ук үзен Өлкәннәр көне белән тәбрикләгән "Туган як» җәмгыяте җитәкчесе Илфат Мөхәммәтовка, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗинга, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гариповка да чиксез рәхмәтләрен әйтте. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10