ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

EuroSkills 2018 чемпионы: Мин Будапешттагы ярышларга мультфильм көйләрен тыңлап әзерләндем

15 октябрь 2018, 20:45

“CAD инженер дизайны” компетенциясендә алтын медаль иясе Альберт Минеев чемпионатка ничек әзерләнүе турында сөйләде.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Дмитрий Максимов). Татарстаннан EuroSkills 2018 чемпионатында катнашкан Альберт Минеев Будапештта узачак ярышларга мультфильмдагы көйләрне тыңлап әзерләнгән. Бу хакта ул “Татар-информ” корреспондентына интервьюда әйтте.

Альберт Минеев “CAD инженер дизайны” компетенциясендә беренче урынны яулады. Чемпионатта ул өч көн дәвамында төрле конструкцияләрнең 3D моделен, сызымнарын һәм әлеге компонентларны җыю анимациясен ясаган.

“Без шау-шулы залга, музыкага һәм чит тавышларга игътибарны юнәлтмәс өчен, төрле күнекмәләр эшләдек. Миңа мультфильмнардан музыка, аудиоспектакльләр куйдылар”, - дип ярышка әзерлек серләрен ачты Казан медалисты.

Альберт фикеренчә, чемпионатка әзерлек һәм анда катнашу һөнәри үсешкә ярдәм итә. Андагы көчле көндәшлек һәм ярыш мохите – үзе алга омтылырга этәрә.

Альберт хәзер энесе Айдар Минеевка Казанда Worldskills 2019да чыгыш ясарга әзерләнергә булыша.

  • Альберт Минеев — Казан милли тикшеренү технология университетының 4 курс студенты. Ул Абу-Дабида узган WorldSkills 2017 чемпионатының “Профессионализм өчен медальон” иясе.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10