ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты

15 октябрь 2018, 19:37 , Фото: president.tatarstan.ru

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларын сәнәгатьчеләргә һәм икътисадчыларга үрнәк күрсәтергә өндәде. Тәкъдим бүген Татарстан Президентының Татарстан мәдәнияте өлкәсе башлыгы Ирада Әюпова һәм Мисыр мәдәният министры Инас Абдель Даим белән очрашуында яңгырады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рабочая поездка в Египет

“Мин мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлекнең барыннан да тиз һәм җиңел көйләнәчәгенә ышанам. Икътисадчылар һәм сәнәгатьчеләр – алар озак уйлый һәм саный. Ә сез ничек эшләүдә аларга үрнәк булырсыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рабочая поездка в Египет

Рөстәм Миңнеханов Каһирә опера театрында һәм Милли музейда булды, шулай ук Инас Абдель Даим белән очрашты. Шуның белән Татарстан Президентының Мисыр Гарәп Республикасына эшлекле сәфәре төгәлләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10